- балкашык
- Кечкенә кашык, чәй кашыгы. БАЛ КАРАГЫ – Йонлач юан гәүдәле, саргылт-кара бизәкле төнге күбәләк. БАЛ КОРТЫ – Элпәканатлылар отр. чәчәк нектарын эшкәртеп бал ясый торган бөҗәк; умарта корты. БАЛ КОЮ (КУЮ) – Эчемлек бал ачыту. БАЛ МӘҖЛЕСЕ – Хәмер, бал эчелә торган мәҗлес кунак табыны. БАЛ СУЫРТУ – Балны кәрәздәге күзәнәкләрдән бал суырткычларда суыртып алу. БАЛ ЯВЫ – Яфраклар, кыяклар өстенә җыела торган баллы сыекча – үлән бетләренең бүленмәләре. II. БАЛ – Зур танцы кичәсе. III. БАЛ – БАЛДЫ – Ана ягыннан кардәш тиешлеләргә аныклагыч сүз балды бабай, бал тута, бал абый
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.